Алабугада көрәш буенча Татарстан беренчелеге уза: 345 егет «Ялкын» журналы призлары өчен көрәшә
26-28 март көннәрендә Алабуганың җиңел атлетика манежында беренче тапкыр 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза. Масштаблы ярышлар «Ялкын» журналы ярдәмендә оештырылды.